Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22

Әйе көзләр

Оглавление

Әйе, миңа көзләр сәләм бирә,

Язгы ташу тугел хисләрдә…

Язмыш белән утырып сөйләшәм,

Ялгыз калып кайчак кичләрдә…

Әйе, булган матур вакытлары,

Хәзер генә аны аңладым…

Гoмер акты үз агымы белән,

Мин идәрә итә алмадым…


Әйе, булды каты сынаулары,

Кабатларга хәттә аяныч…

Шул сынаулар, бәлки чыныктырып,

Яшәү өчен булган таяныч…


Әйе, кала хыялларда гына,

Кайбер эшләр, кайбер гәмәлләр…

Йомгак ясыйм үткән гoмерләргә,

Минем эшне кемнәр тәмәмлар…


Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх