Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16
Бай вакыт
ОглавлениеБай була яшь гoмер хыялга,
Тыярлык, тыймаслык хисләргә.
Яшерен эшләргә кайчакта…
Сер булып каласы кичләргә.
Яшәргә өйрәнү вакыты,
Барсыда беренче мәртәбә.
Җигелә башлавы дөньяга.
Күнегә башлавы тәртәгә.
Вакытлар төзәтә барысында,
Хыяллар югала, онытыла…
Якты эз шикелле үткәнгә,
Күңелләр кайвакыт омтыла.
Тәҗрибә җыела ул вакыт,
Бер капчык, я була бер кесә.
Шуңадыр таулар күп юлларда,
Аз туры өлеше. Бер менә, бер төшә…