Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21

Кешенең кешегә карашы

Оглавление

Кешенең кешегә карашы,

Ул аның кем булу халәте.

Ихластан булганда сүзләре,

Хөрмәтли белүгә сәләте,


Кайвакыт ихласлык соңара,

Кирәге калмаган чакларга.

Кеше юк… сүзләрне әйтергә…

Юллар юк кирегә кайтырга…


Ник телләр ояла әйтергә,

Ниләргә көтәргә аерылу.

Үкенеп ни өчен яшәргә…

Ник кирәк канатлар каерылу.


Кешенең гомере искән җил,

Күрмидә каласың искәнен.

Яхшы сүз, җылы сүз әйтергә,

Ник көтеп яшәргә киткәнен…


Яшәүнең асылын аңларга,

Кабаттан вакытлар бирелми.

Туганга, иптәшкә дусларга,

Якты йөз күрсәтик иренми.


Беренче сүзләрне әйталсаң,

Күңелдә җиңеллек тоярсың.

Таратып саваплы хисләрне,

Җавапка ихласлык җыярсың.


Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх