Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13
Карга боткасы
ОглавлениеЯзлар җитеп карлар эрегәч,
Утырау, утырау чирәм күренгәч,
«Карга боткасы"на вакыт җитә,
Көннәр җылынуы беленгәч.
Каргасында, боткасында түгел,
Бәйрәмендә бөтен хикмәте…
Яз килүне каршы алулары,
Салып ташлап кышның бишмәтен.
Көзге чирәм кар астыннан чыга,
Карлар әле эреп бетмәгән.
Сыерчыклар килә генә әле,
Көннәр җылыныпта җитмәгән.
Иркен сулыш алып кыштан соң,
Тәбигатькә чагып, болынга.
Учак яннарына җыелышып,
Хыял корып җәйләр турында.
«Карга боткалары» истә кала,
Боткаларның үзгә тәме бар…
Кемнәр, кайчан гына булсаларда,
«Карга боткасы"ның яме бар.