Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19
Саубуллашу
ОглавлениеКышта инде саубуллаша бугай,
Кышны көттек, язлар киләләр.
Тагын бер кат күреп калу кирәк,
Ап ак ничек бөтен тирәләр.
Ятып аунап булмый ак карларда,
Ул вакытлар үтеп киттеләр.
Агар сулар булып ак карларның,
Китәр вакытлары җиттеләр..
Күреп калыйк әле ак җиhанны,
Ак төстәдә, җитә матурлык…
Язларныңда булыр андый көне,
Ап ак булып чәчәк атырлык.
Ел фасылы шулай алышына,
Яңа язлар, кемгә башлана.
Яңа хыялларда туа тора,
Тормышларга ничек ашсада.
Яшәү өчен әлләни кирәкми,
Тормыш агымында ага бел.
Бөтен акылыңны җигә алып,
Кеше булып кына кала бел.
Салкын кышлар тагы килер әле,
Сүрелмәсен күңел җылысы.
Тормыш җирдә, иң кадерле бүләк,
Аллаh биргәннәрнең – зурысы.