Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14

Сау бул дип

Оглавление

Сау бул дип, кыш дәшәдә инде,

Каршылыйм шикелле язларны.

Өлгереп булмады укырга,

Көз көне утырып язганны.


Гoмернең кадерле көннәре,

Кыйммәте бик олы- югары.

Кичәдән кадерле бүгене,

Яшәүдән туялган юк әле.

Шөкер әйт бүгенгә, үткәнгә,

Бүгеннең дәвамы—иртәгә.

Өметләр яңара кабаттан,

Яңа көн каршылап иртәдә.


Күңелгә өстәлә ышаныч,

Адымнар ясарга тагында.

Без барыйк, адашу ярамый,

Юнәлеш hәм өмет барында.


Барам мин, бер нигә карамый,

Курыкмыйм тукталып калудан.

Ни кирәк күңелгә тагыда,

Син дөрес юллардан барудан.

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх