Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18
Җомга көтеп
ОглавлениеТагын җомга көне килеп җитте,
Җомга көнне арта саваплар.
Кабул булыр кылган догалар,
Догаларга булыр җаваплар.
Җомга көне, олы бәйрәм көне,
Без җомганы көтеп алабыз.
Мәчетләргә-Аллаh йортларына,
Сәҗдә кылыр өчен барабыз.
Гыйбәдәттә булу җомга көнне,
Ихлас булган, иман булу ул.
Намаз вакытында башны иеп,
Аллаh карышында тору ул.
Гыйбәдәттә күңел тынычлана,
Кәлепләребездә пакьлана.
Җомгаларда кылган зикерләрдә,
Җомгаларга кадәр саклана.
Зикерләрдә үтеп, җомгаларны,
Җомга белән җомга арасын.
Догалаларым кабул булыр диепб
Күңелеңә шифа аласың.