Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Кешеләр

Оглавление

Өмет белән яши бу дөньяда,

Шуңа күрә кора планнар.

Кайберләре хыял булып калса,

Арасында була торганнар.


Өмет көтә, акыл сабыр итә,

Вакыт килә, чыга хөкүме.

Бүләклидә ала язмыш кулы,

Сабыр булып кына көтүне.


Очрашулар була, хушлашулар,

Соң булсада сөю тапканнар.

Адашыпмы әллә ялгышыпмы,

Бәхет сүзен сызып атканнар.


Өмет кенә бирә яшәү көче,

Төзү өчен дөрес юлларны.

Язмыш юлын hәркем матурлый,

Көтеп тормый әзер-булганны.


Җирдә кеше бик күп тоелсада

Галәм өчен бик бик кечкенә.

Океаннар, диңгез дөньясында,

Бәләкәй генә, инеш кенә.


Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх