Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23

Сирень

Оглавление

Гади генә авыл урамнары,

Тыкырыклары, урам чатлары.

Үткәннәрнең бөтен нечкәлеген,

Мәңгелеккә хәтер саклады,


Сиреннәре чәчәк аткан чаклар,

Шомыртларның ап ак чәчәге,

Җәйләрендә җыеннарны көтеп,

Авыл үз көенә яшәде…


Ул сиреннәр кайда гына калды,

Күренмиләр кебек шомыртлар.

Файда белән файдасызга бүлеп,

Шундый югалтуга юлыккан.


Койма буйларында шомырт исе,

Булмас инде, үтсәм урамнан.

Зыяратларда калган сиреннәргә,

Озак итеп карап торалмам…


Матур таллар, чүп үләне кебек,

Аста кала яшел чирәмнәр.

Әрәмәлек булып калыр микән,

Элек печән чапкан җиләннәр.


Тәбигаттә генә хикмәт микән,

Кеше hаман кая ашкына,

Шомырт чәчәкләре күрер өчен,

Барырбызмы «бакча астына»…

Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи

Подняться наверх