Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24
Ялгышлар
ОглавлениеЯлгышларым юк дип әйтәсеңме,
Ялгышларсыз яшәп буламы.
Гомер үтсә сынауларсыз гына,
Кадерләрен белеп буламы.
Ялгышларым, минем ялгышларым,
Иптәш миңа, кайчан дошманда.
Ялгышлар бик җиңел кылынганда,
Булган димим язмыш кушканга…
Ялгыш сүзләр, ялгыш эшләр, хисләр…
Күңелләрдә кара эшен кылыр.
Чакырганнар килмәс, дуслар сәләм бирмәс,
Сиңа авыр чакта читән карап торыр…
Ялгыш ул адашу, кайвакыт мавыгу…
Гөнаhка якындар, ялгышны кабатлау.
Ялгышлар безнеке, әгәрдә күрмәсәк,
Үзеңне, кешене яратмау.
Ялгышлар, ялгышлар мин сездән арынам,
Аллаhтан сорыймын, hәм Аңа ышанам.
Бердән бер дөрес юл, алдымда ачылган,
Гомерләр көзендә ялгыштан бушанам…