Читать книгу Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9
Уйланып
Оглавление«Уйланасың», нигә дисеңме,
Уйланмыйча кая барасың.
Гомер үтеп бара уйланмыйча,
Уйланып та килә каласым.
Алда әле бөтен юллар диеп,
Вакыт җитми туктап уйларга.
Ашыктыра, нидер ашыктыра,
Ирек бирми булган уйларга.
Үткәннәрдә бераз онытыла,
Хәтер битләреннән җуела…
Яңартып та булмый бик күпләрен,
Шуңа кәеф кайчак коела.
Язмыш яшәү юлы гына түгел,
Адымнарны кирәк уйларга.
Миннән уйлар, ерак түгел микән,
Күмелеп утырам шундый уйларга.
Уйлар килеп, уйлар китсәләрдә,
Аз булсада кирәк уйлану.
Булган ялгышларны төзәтүче,
Күрсәтүче юлны – уйлар ул!