Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10

Батырлар…

Оглавление

Батырлыкка авырлыклар кирәк,

Яулар булса, туплар атырлар.

Исәннәре окопларда калыр,

Батырларны алып кайтырлар.


Барысында батыр дияләр дә,

Батыр исемнәре бирмиләр.

Онытыла …кирәк вакытлары,

Алларында башлар имиләр.


Солдат кирәк яулар вакытына,

Кулда чакта утлы кораллар.

Язмышлары кайчан солдатның,

Кайчан гына бөек була алган.


Гади солдат, гади халык улы,

Алар өчен төрле медальлар.

Солдат белән солдат атышмыйча,

Кемнәр кайчан яуда җиңә алган.


Солдат батыр-солдат булган өчен,

Якын булган өчен дошманга.

Үз иреге белән беркем үлми,

Җанын бирә, иле кушканга.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх