Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18

Болганчык еллар

Оглавление

Болганчык еллар заманы,

Үткәнсез, киләчәксез.

Ахыйрәтткә күчкәнче әллә,

Җаваплар бирәчәкбез…


Ялгышмадык, адаштык без,

Үз теләгебез белән.

Җәен, кышын, язын, көзен,

Гел теләп яшел үлән.


Әллә кемнәргә ышанып,

Атлам саен алданып.

Бәхетне тапмакчы булып,

Дошман-дуска ялланып.


Кыйбланы аңласак та,

Ул якка карамадык.

Саваплы диеп әйтерлек,

Бер эшкә ярамадык.


Болганчык суда балыкны,

Барыбер тота алмадык.

Су болганчык… ә балыгы,

Булмаганын, аңладык.


Болганчык еллар, су кебек,

Исраф булган вакытлар.

Бер генә начар ягы бар,

Төзәтергә вакыт тар.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх