Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4

Агымнарда калып

Оглавление

Хәтер агымнары шундый,

Барысы бергә агыла.

Онытылган кебекләрнең,

Дулкыннары кагыла.


Аерулар мөмкин булмый,

Карасына, агына.

Бирелмәгән сорауларга,

Җаваплары табыла.


Әллә ниләр сөйләп була,

Кылынганнар эндәшми…

Барысыда бер капчыкта,

Савап, гөнах берләшми.


Гөнахларың кичерелсә,

Саваплары югала.

Төзәтүләр чоры үтсә,

Кире кайту юк аңа.


Тормыш юлы сикәлтәсе,

Шулай сикертә инде.

Тәүбәләр дә була алганга,

Раббым, кичерсә иде.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх