Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26

Замана коралы

Оглавление

Ватык телефоннар дидек,

Гайбәт фәлән йөргәннәрдә.

Шул телефонга сылтадык,

Төрле хәбәр килгәндә дә.


Гайбәтләр һаман тарала,

Телефоннар ватыклармы.

Көтеп алдык телефонсыз,

Яшәп булмас вакытлармы.


Телефонсыз үтми көннәр,

Уйлар килми, үтми туйлар.

Барысы шунда җыелган,

Барысында, шунда куйган.


Язылып бара шикелле,

Күргәннәре, белгәннәре.

Бик күпләрнең ул төннәрен,

Йоклый торган мендәрләре.


Ялгызларның иптәшләре,

Эшсезләргә эш дәфтәре.

Иренгәнне уятучы,

Ялкауны да эшләткәне.


Телефонсыз кеше ахыры,

Җир йөзендә яши алмас.

Телефоны булмый икән,

Мәңгелеккә хәттә бармас.


Телефоннар кешеләрнең,

Бар серләрен сөйләр кебек.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх