Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16

Бисмилләһ

Оглавление

Күркәмлеге очырашулар өчен,

Беренче сүз, булса сәләмнәр…

Бисмилләһи – Аллаһ исеме белән,

Башланадыр, савап гамәлләр.


Беренче сүз фикереңнең башы,

Ә ниятең, аның эчендә.

Ихлас күңел була алу кирәк,

Сүзләреңне әйтер өчен дә.


Яхшы эшләр, яхшы кәеф белән,

Матурлый ул кеше арасын.

Күрсәткәндәй юлчы кузгалганда,

Кая таба юллар барасын.


Начар кәеф, холык, фигылләрең,

Онытылып торыр ул мизгель.

Җылы хисләр яшерелә алмый,

Кеше күңелләре бик сизгер.


Бисмилләһи – сүзнең кыйбласы,

Ниятләрнең изге татлысы.

Аллаһ ризалыгы өчен булган,

Гамәлләрнең бары яхшысы.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх