Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21

Диванпәрвәр

Оглавление

Яңа пәрвәрләр туалар,

Пәрвәрләрнең пәрвәре.

Кинжаллардан да көчлерәк

Диваннардан бәргәне.


Яңа һөнәр, бик табышлы,

Ата …«жиңә» барысын.

Иснәмәсә дә сугышның

Бер тапкыр да дарысын.


Дөнья киңлекләрен айкый,

Диванда пәрвәрләре.

Цифрлашкан акылмы ул,

Диван… а пәрвәрләре.

Сүгә, тибә, сугып ега,

Егылучы табыла…

Жыелучылары күпме,

Шундый диван… янына.


Каты «сугыша» пәрвәрләр,

Түзсен диваннар гына.

Кеше күңелендә кала…

Башка сыйганнар гына.


Кирәге юкта шикелле,

Ул пәрвәрләр диванга.

Яткан килеш – алар эше,

Пәрвәр итеп куйганга.

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх