Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 25

Ерагаю

Оглавление

Ерагая бара үткән тормыш,

Онытыла… искә алмаган.

Югалалар, читкә мөкиббәннәр,

Бер юл белән генә бармаган.


Бушамыйча күрше бәйрәменнән

Үрдәк арасыннан, каз эзләп.

Таба алмый күңел тынычлыгы,

Шайтан арасыннан наз эзләп.


Ерагая әби бабайлары…

Бабуля һәм дедка әйләнеп.

Өзеләләр нәсел нигезләре,

Кала алмый, җептә бәйләнеп.


Ерагая иман, күңелдәрдән,

Сүрәт булып калып догалар.

Үзләренчә, гамәлләрсез генә,

Җәннәтләргә кермәк булалар.


Дин белгече «яллар итә» хәзер,

Дин белмәгән кеше калмады.

Гыйбәдәттән ерак булу өчен,

Шайтан безне шулай алдады.


Ерагая барып, без Хаклыктан,

Мөшкеллекне якын итәбез.

Язмыш биргән әрәм булып кала,

Месенлекне татып китәбез.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх