Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2

1нче январь

Оглавление

Январь ае башларыннан,

Алышына ел саны.

Кая бүген шатланучы…

Шаулап карышылап аны.


Көтеп алып, куян диеп,

Әйләнеп елкаларны.

Курантлар сугу туктатты,

Ничә көн ярсыганны.


Озату бәйрәме булды,

Үткән күпме чаралар.

Яңа елның башлануын,

Көтеп тора… чаналар.


Яңа елның иртәләре,

Туа аның көннәре.

Куандырып алдагысы,

Дөнья ямен күргәнне.


Ни үзгәрде тирә якта,

Кичә бүген арасы.

Бизмәсәктә искеләрдән,

Алга таба барасы.


Яңа көннәр олы бәйрәм,

Еллар тора көннәрдән.

Сабак булсын алга таба,

Үткәннәрдә күргәннәр.

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх