Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Галәмдә

Оглавление

Кая безнең урын бу галәмдә,

Җир үзе дә, тузан бөртеге.

Бер ноктасы күктә җемелдәүче,

Бер йолдызлы кояш төркеме.


Күккә карап ниләр күреп була,

Барысы да – йолдыз кешегә.

Кешелекнең бөтен галимнәре,

Тиңләшә алмый җиһан эшенә.


Ераклыклар… яктылыклар елы,

Акыл җитә алмый аңларга.

Фаразларның төрлеләрен тезеп,

Тырышалар безне алдарга.


Космос диләр, болыт түбәләрен,

Этләр очып кайтты бер сәгать.

Ракеталар күктә була алу,

Суда йөзгән кебек, бер гадәт.


Кем үлчәгән галәм киңлекләрен,

Кемнәр аны бераз чамалый.

Дәлилләр дә, фараз белән бергә,

Фәнгә гел ышану ярамый.


Без судагы гади балык кебек,

Суы да аның сай һәм кечкенә.

Җавапны да безгә бирә ала,

Аллаһ дигән бөек көч кенә.

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх