Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9

Базар көн

Оглавление

Әллә нинди серләр яшерелгән,

Элекләрдән килгән базар көн.

Халык жыеп чукындыру өчен,

Чиркәүләрдә чаңнар кагар көн.


Якшәмбене ял көннәре итеп,

Жыелышып гәпләр сатар көн.

Мунча ягып, гает бәйрәмедәй,

Кәеф сафа кылып ятар көн…


Кемдә нинди товар бүлешергә,

Кемнәр ала, кемнәр саталар.

Атналарның ярминкәсе булып,

Башлык, башмак, киез каталар.


Берәү карап йөреп тәмен таба,

Сатар өчен, күпме әйбер ята.

Бар булганы тышка чыгарыла,

Кәсеп итеп, хәттә ярык сата.


Бүгенгесе ничек, ниндиерәк…

Базар көне, хәзер атна буе.

Товар үзгә… сату-алу гөрли,

Сыерлар аз, ләкин сөтләр «куе».


Динен, телен, илен, жирен, үзен,

Матур иттереп, төреп сата.

Әрвахларда ахыры, кайгыларда,

Сатканнарны белеп, күреп ята.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх