Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11

Башлы кеше

Оглавление

Башлы әйтә: Мин бик мактанмыйм,

Мактаганнардан сакланмыйм ди.

Хурлаучылар өчен мин җүләрмен,

Мактаучылар булса түзәрмен ди.


Байлыгым да шактый чамалы,

Алып булмый гел дә яңаны ди.

Үткәрәмен җәен арба җыеп,

Ремонтлап кышын чананы ди.


Кеше кебек яшәп була мени,

Җитмеш төрле була кешеләр ди.

Үз эшеңне мәңге таба алмый,

Гел кызыксаң кеше эшенә ди.


Үткән гомер мактанырлык түгел,

Начар белән яхшы буталган ди.

Утыртканнар сирәк мирәк булып,

Чупләр белән бергә уталган ди.


Мактанырга… акыл белән була,

Соңлап килеп кунак булганга ди.

Үз юлыңны таба алмый калган,

Бер гөнахсыз дурак булганга ди.

Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх