Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Бетмәс теләк

Оглавление

Теләк арты теләк туа,

Ник шулай тибә йөрәк.

Гомер юллары барыла,

Теләкләреңне сөйрәп.


Запас түгел, лапас түгел,

Кайдан, нигә ул теләк.

Алдавыч байлыклар кебек,

Бушый алмаслык келәт.


Бураннар да маяк түгел,

Юлларны куймый көрәп.

Чокыр казып, күмү өчен,

Әллә шундый бер көрәк.


Гөнаһ кебек, оят булып,

Күпмесен булмый сөйләп.

Моңнар, жырларга ошатып,

Уйланып, булмый көйләп.


Булган барсын күтәрергә,

Түзмәс кебек беләкләр.

Димәк шулай яратылган,

Яшәү өчен кирәкләр.


Теләк белән хыялларны,

Буташтырып куюмы.

Хыялларга күмә торган,

Теләкләрдән туюмы.


Әллә гади бер сыналу,

Үлчәргә нәфесләрне.

Асылы булган – күңелне,

Күрергә, кәсепләрне.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх