Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24

…дөреслек

Оглавление

Кайда дөнья дөреслеген,

Төзи алган кешеләр.

Андый хыяллы кешенең,

«Авызлары өшегән».


Ышандырырга тырышып,

Рубелне мактыйлар.

Дошманныкы болар диеп,

Утка доллар якмыйлар.


Хурлаганга омтылулар,

Каян калган гадәттер.

Кайда ялган, кайда хаклык,

Аңлар өчен сәбәптер.


Бер кешең ахмаклыгы,

Дөньяларны туздыра.

Куштан белән ялагайлык,

Берсен берсе уздыра.


Югалыпта бетә кебек,

Бу дөньяда дөреслек.

Барыбызда кимегәнгә,

Дөреслеккә хөреслек.


Ике «дөрес» бәхәсләшсә,

Башлана да ялгышлар.

Вакытлыча «акыллылар»

Аек чакта салмышлар…


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх