Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19

Бу ни була… Әәмин?

Оглавление

Ни аңлата мондый куллар…

Кемдер әйтә «амин» ди.

Кешеләр шулай куя бит,

Интернеттан карыйм ди.


Кемнәр шулай «гафу» сорый,

«Зинахар» дип ялварган.

«Дога» укый кемнәр шулай,

Андый булган… җаннар бар.


«Дөрес» диеп дәлилләүне,

Кемдер шулай күрсәтә.

Ничә тапкыр кую белән,

Саннар белән үлчәтә.


«Йога да» ул кемнәр өчен,

Ялгыз, тыныч калганда.

«Бир бишне» дип шап иттереп,

Сәләмләшеп алганда.


Беләбезме нигә шулай,

Тотабыз да «чәпәйбез.»

Асылларын аңлый алмый,

Һаман җирдә… яшәйбез.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх