Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 5
Арбалар
ОглавлениеДөнья малы шундый әйбер инде,
Кызыкмаган кеше бик аздыр.
Кемдер өйдә үрдәк асыраса,
Хыялында никтер гел каздыр.
Байлык үзе ул сынаулар дигән,
Олы атка, олы арбалар.
Бер хайванга әллә ничә арба,
Нигә икәнен кемнәр аңлаган.
Язылса да барысы тәфсилләнеп,
Күптән инде, ерак заманда.
Нидер җыеп кеше гомер буе,
Кайта алмый йөри базарда.
Йөк җыйганда үзең тартыр өчен,
Нәфес менеп сиңа атлана.
Тәкәбберлек белән бутамасак,
Андый кеше кайчан шатлана.
Бер карасаң бары җәза кебек,
Артык төяп тарту арбаны…
Вакыт җитеп кеше «тугарылгач,»
Ул арбалар җирдә калганы.