Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23

Дәүләт ханә

Оглавление

Клубта бар, мәчете дә тора,

Кирәк була берсен сайларга.

Уңай вакыт акыл яңартырга,

Рамаданда – изге айларда.


Җырлаганнар дога була алмый,

Биегәннәр булмый намазлар.

Тамашалар туктый вакыт җитеп,

Ишетелгән чакта азаннар.


Алыштырмый алар гыйбәдәтне,

Тамашада дога кылмыйлар.

Дога урынына клуб сайлап,

Инде ихлас мөэмин булмыйлар.


Мәчет сүтеп клуб салынды бит,

Биздерергә диннән кешене.

Кем ышана икесе бер диеп,

Дини бәйрәм клуб эшеме.


Иман сүзе каян килә алсын,

Шайтан туе булган җирләргә.

Иң беренче түбәтәйне салып,

Дин сүгәргә яшьләр килгәнгә.


Түбәтәйләр калды сәхнәләрдә,

Татар булып бераз калырга.

Сәясәте калды элеккечә,

Көч җитсә дә мәчет салырга.


Рамаданда клуб «яллар итә»,

Кемдер бәлки «ифтар» үткәрер.

«Тыелып та торыр, сабыр итеп»

Рамадан ае үткәнен.


Башы аның шулай башланган,

Клуб салып динне тыйганнар.

Дәүләт ханә… анда чара ясый,

Үзен диннән өстен куйганнар.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх