Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12

Без бергә!

Оглавление

Дөньялар үзгәрә,

Әй халык, берләшик.

Җыелыйк, җыелыйк,

Бер булып гел яшик.


Гасырлар дәлилли,

Таркаулык җиңгәнне.

Онытмыйк ирек дип,

Җаннарын биргәнне.


Таркаулык югалсын,

Мәңгегә тапмаслык.

Язмышлар шундый дип,

Кайгырып ятмаслык.


Таңнарда шикелле,

Офыкта, вакытлар…

Бердәмлек җиңәрлек,

Вакыт бар, вакыт бар.


Без диеп дәшәрлек,

Горурлык – халкым бар.

Уйлар һәм максатлар,

Булсыннар якыннар.

Без, без, без дидек


Без халык бит югалмабыз,

Бетсәк тә таралышып.

Чаралар булганда гына,

Йөрмәсәк аралашып.


Олы кайгы килгәч кенә,

Очрашулар калмаса.

Күрешү, нияттә булсын…

Һәр кем шуны аңласа.


Отчет түгел, ә истәлек,

Видеолар, сүрәтләр.

Үз бәйрәмең күңелләрдә,

Сакланулар кирәкләр.


Телсез, илсез, динсез үскән,

Буыннарны ни көтә…

Васияткә киләчәкне,

Кемнәр соң бүләк итә.


Балаларның анасы бар,

Ананың бар баласы.

Ата ананың тырышлыгы,

Баласында каласы.


Халык, милләт бердәмлек ул,

Яши белү бер булып.

Чәчәкле болын шикелле,

Йә булмаса, гөл булып.


Сүнмәсен иде учаклар,

Буыннарны жылыткан.

Кемнәр диеп аталырлар,

Булганнарын оныткан.


Бер дулкын ул, хисләр бердәмлеге,

Бергә кыла торган гамәлләр.

Араларда бушлык булмаганда,

Бирә, ала торган сәләмнәр.


Кыйбылалар, уртак була икән,

Бердәм икән, теләк уйларың.

Чуарланмый, дөнья эше белән,

Максат итеп алга куйганың.


Бер дулкын ул, авырлыклар аша,

Бердәмлекне тоеп, атлаулар.

Кимсетүгә дучар булулар да,

Хокукларны бергә яклаулар.


Чиребездән, олы таркаулыктан,

Дәва табып аннан арыну.

Дулкыннарны бердәм тояр өчен,

Бер көймәдә бара алыну.


Бер дулкында, бердәм тибәр йөрәк,

Ерагаер, булган ялгышлар.

Сынауларда бергә була алсак,

Яфаламас ялгыз язмышлар.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх