Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6
Атып кал…
ОглавлениеВакытында кирәк сабыр булу,
Кайвакытта, була ашыгырга.
Үткәндәме, гомер юлы инде,
Булгандамы, яки башыгына.
Кайвакытта, кайсын сайлап була,
Туры килсен өчен халәткә.
Ялгышмаска үз гаебең белән,
Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.
Бозмый калып тормыш кануннарын,
Эзләмичә җиңел юлларны.
Таба алып, әрәм шәрәм итми,
Сиңа гына, тиеш булганны.
Гыйлем аша, таба алып юлны,
Бара алып, шиккә төренми.
Ышанычлы булып юлдашларың,
Хыялларың калып, сүрелми.
Бер үтәсе юллар барысыда,
Кабатлаулар мөмкин түгелләр.
Киләчәктә буласыларын бит,
Башлап була әле бүгеннән.
Ул хаталар, гомер бетмәсәдә,
Төзәтергә, hаман вакыт бар.
Әйтелгәнчә зирәк мәкалдә:
«Ятып калганчы, син атып кал»