Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14

Беренче класстан…

Оглавление

Без бит әдәм балалары…

Әллә ниләр кайчак эшлибез.

Төрле ризыклар пешерәбез…

Ә үзебез һичтә «пешмибез».


«Беренчедә» генә калган кебек,

«Икенчегә», һаман күчмибез.

Хәрефләрне белеп бетереп,

Китаплардан белем эчмибез.


Укытучы сүзен, ишетмибез…

Өй эшләрен кайчан эшлибез?

Әлифбаны тотып карыйбыз да,

«Туган тел"гә һаман күчмибез.


Бер шигырь дә һаман ятламыйбыз

Гади мисал… чишә алмыйбыз.

Каникулда …үтә уку елы…

Мәктәпкә дип никтер бармыйбыз.


Укучылык – гыйлем алулар ул,

Яшь вакытның якты эзләре.

Дөньяныңда бәракәтен тоеп,

Аның диңгезендә йөзгәне.


Без беренче класс балалары,

Якын итеп шундый ярлыкны.

Күчми калган укучылар кебек,

Гомерлеккә утырып калдыкмы.


Алга таба юллар ачыла бит,

Таүге адымнарны атлагач.

Кыен була алга баручыга,

Өмет гөле чәчәк атмагач.


Әнә кояш кабат күтәрелә,

Ә нурлары – безгә карашы.

Күтәрелеп карап, аңлыйсы да,

Яктылыкка таба барасы.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх