Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22

Дога көтеп

Оглавление

Дога көтә солдат яу кырында,

Иптәшләре өчен үтенеп.

Үзе түгел, алар җаны диеп,

Күз яшьләре китә сөртелеп.


Җан ачысы ишетелә кебек,

Безгә ерак булган җирләрдән.

Ишетелми кебек, ихтибар юк,

Бәйрәм вакытлары килгәннән.


Оекбашлар саклый алыр микән,

Ихлас күңелләрдән бәйләнеп.

Бар гамәлләр, әгәр тормасалар,

Догаларга алар әйләнеп.


Алар кайтыр, бик күпләре кайтыр,

Исән имин килеш әйләнеп.

Ул вакытта инде була ала,

Бәйрәм эчләрендә әйләнеп.


Бүген солдат, ята окопларда,

Космик көчләр hава гизсә дә.

Күпме яра, кайтмас югалтуны,

Көткән җаннар кабул итсә дә.


Күрми калу ул сукырлыкмы сон,

Әллә җинәяткә якынмы…

Читкә карау сиңа тимәс диеп,

Аңламыйча әфәт якынны.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх