Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7
Ашыгу
ОглавлениеАшыгуның асылында ни соң,
Кемнәр белә, кемнәр аңлата.
Кеше туктый алыр иде микән,
Кая ашыкканын аңласа.
Ашыгабыз, башта үсәр өчен,
Олы кеше тизерәк булырга.
Хыялларда булган кебегерәк,
Искитәрлек тормыш корырга.
Белмәгәннәр – алда бихисапка,
Өйрәнергә кайчак ашыгабыз.
Кайвакытта тәртәләрдән чыгып,
Ашыгулар белән шашынабыз.
Дөнья байлыклары кызыктыра,
Жыеп калмак булып, ашыгабыз.
Хәерчелек кочып алган кебек,
Булмаганга матур машинабыз.
Өлгерүләр күберәк тоелса да,
Эш рәте булмый ашыкканда.
Ризыкның кадерләре кими…
Юылмыйча кала кашыклар да.
Язмыш юлы гамәл чакырымнары,
Аңлашылмый кала үткәндә.
Көрсенәсең «шулай икән» диеп,
Соңгы тукталышка житкәндә.
Ашыксаңда кояш чыгышына…
Ахшам көтә сине, зарыгып.
Ашыгулар – егылулар кебек,
Тормыш юлларында арылып.