Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 17

Бозык ризык

Оглавление

Мактанырга кирәк микән,

Кемнәргә, ниләр өчен.

Әллә ниләр майтарырга,

Житә дип, минем көчем.


Начар яклар, берәр вакыт…

Ошый микән кемгәдер.

Әй, алары баштан ашкан,

Кабатлана көндә дер.


Начарлыкны кыласың да,

Яхшы диеп, яклыйсың.

Начарлыкка начарлык дип,

Үз үзеңне аклыйсың.


Бозык ризык шикелле,

Табыннарга куйганда.

Юмартланып начар белән,

Ник алайса сыйларга.


Бер күңелдән барысы да,

Яхшысы, начарлыгы…

Шундый күңелләрдә була:

Кешеләр качарлыгы.


Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Подняться наверх