Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10
Чәчәк язмышы
ОглавлениеЧәчәкнеңдә була төрлеләре,
Кызыллары, зәңгәр, аклары…
Гомерләрнең кеше яшәгәндә,
Чәчәкләргә тиңләр чаклары.
Чәчәкне без нигә матур дибез,
Матур чагын гына күргәнгә.
Күрмәгәнгә шиңгән чакларында,
Чәчәк атуын гына белгәнгә.
Бәйрәмнәрне чәчәк бизәүче,
Чәчәкләргә, хәттә күмәләр…
Файдаланып матур мизгелләрдән,
Чүп иттереп чыгарып түгәләр…
Чәчәк менә шуның өчен үсә,
Кеше хисе шулай кыйммәтме…
Кеше күңеле булсын өчен диеп,
Бүләк биреләме кыйммәтле…
Кабатланмый мени кешедә дә,
Яшәештә, чәчәк язмышы.
Шиңгән чәчәкләргә әйләндерә,
Ялгыш кылган берәр ялгышы…
Бөтен ялгышларда язылганнар,
Кирәк түгел бары кабатлау.
Чәчәк язмышларын кабатласаң,
Үз үзеңне була яратмау.