Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 23

Уйлар белән

Оглавление

Бер үк уйлар, бер үк җылы сүзләр…

Кешеләрне кайчак юата.

Кайчак авыр, кичләр җитсәләрдә,

Таңнары бит, назлап уята.


Дәвамнары, яки кабатлана,

Күргәннәре яки күрәсе.

Белмәгәннәр, буа буырлык,

Күрмәгәнне килә күрәсе.


Һәркем яши үзе теләгәнчә,

Үзенчә ул аңлый, фикерли.

Бөтенесе каян килгәнлеген,

Кайчагында уйлап бетерми.


Үтәмичә булган чикләүләрне,

«Тиеш» диеп, таңнар атуын.

Соңгы тапкыр булу мөмкинлеген,

Бүген көткән кояш батуын.


Тоя алган җәйнең яңгырларын,

Кыш көненең салкын җилләрен.

Аңлап калыйк, матур яши алыйк,

Мәңгелеккә җиргә килмәдең.


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх