Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Матурлык

Оглавление

Матурлык бөтен тирә як…

Кирәк бары күрергә.

Табыр өчен матурлыкны,

Өйрән күрә белергә.


Матурлык ул чәчәкләрдә,

Кешеләрдә матурлык…

Матурлыкның күплегенә,

Җирдә шаклар катырлык.


Матур итеп үстерәләр…

Матур итеп төзиләр…

Киенәләр зәвык белән,

Матур итеп йөриләр.


Сөйләшәләр матур итеп

Матур итеп көләләр.

Тормышларны ул үзгәртә,

Шуны күпләр беләләр.


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх