Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 7
Хәлләр ничек
Оглавление«Хәлләр ничек» дибез күрешкәндә,
«Сәләмәт бул» дибез киткәндә.
Исәнләшми яшәп була мени,
Кешеләрне хөрмәт иткәндә.
Сәләмләшү – сәләмәтлек теләү,
Дога кылу кебек түгелме…
Чын күңелдән әгәр әйтә алсаң,
Кешеләргә сәләм сүзеңне.
Тирән мәгәнә бит hәрбер сүздә,
Теләкләләрең ихлас булганда,
Тормышларда ялгыз булалмыйсың,
Сәләмләшеп hәрчак торганда.
Биргән сәләм, олы савап булыр
Кайтмый калмас сиңа, үзеңә.
Күңелеңә җиңеллекләр булып,
Һәрбер әйткән ихлас сүзеңә.
Сәләм булсын, шигырь юлларыда,
Укый алган hәрбер күңелгә.
Аллаhының олы нигъмәте бит,
Сәләм бирә алу бүгендә!