Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24
Кешенең көзгесе
ОглавлениеБик озак яшереп тотсада,
Ачылы кешенең чын йөзе.
Күрсәтә бервакыт, сизмәстән,
Тормышта яшәеш ул үзе.
Кая соң чын йөзе, кешенең,
Байлыкта, эшендә, киемдә.
Тырышып, узарга башканы,
Төзегән зурырак өендә…
Баланың, атаның, ананың,
Заманча яшәүче түрәнең.
Көзгедә шикелле күренер,
Тормышта ул ниләр белгәнен.
Кешенең көзгесе – күңеле,
Ул шунда чын йөзен яшерә.
Яшереп яшәүләр авырдыр,
Карамый ул аның яшенә.
Кемнәрдер ояла, тыйнаклык,
Уңайлы кемгәдер маскалар.
Күрербез без кайчан ихласлык,
Барыбызга маскалар ассалар.
Яшереп буламы, булганны,
Алдашу юлыннан бармаса.
Юмартка әйләнми кешеләр,
Аллаhның биргәне калмаса!