Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13

Рәхмәт яусын

Оглавление

Рәхмәтне сорап алып булмый,

Үпкәләптә булмый аның өчен.

Рәхмәт хисе эчтә булу кирәк,

Рәхмәтлерәк булып калу өчен.


Сатылмыйда рәхмәт базарларда,

Керә алмый кеше төшенә.

Ул күңелнең бары бер кисәген,

Бирә алу башка кешегә.


Рәхмәт әйтү, әдәп билгеседә,

Күреп ярдәм яки изгелек…

Җавап сүзе әйтә белү кебек,

Кaнәгать булуыңны сиздереп.


Рәхмәтлелек кеше күңелендә,

Әйтә белсәң – синдә бар димәк.

Коры сүзгә кайтып калмыйча,

Ихлас булулары бик кирәк.


Рәхмәтлелек – күңел матурлыгы,

Саклый күңелләрнең киңнәре…

Җылы сүзләр җирдә бик күп түгел,

Рәхмәт сүзләренә тиңнәре.


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх