Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 2

Бакчадагы чияләр

Оглавление

Өй артында үскән чияләрне,

Чия бакчасыда диярлек.

Чияләре пешеп сусыллангач,

Агачлары башын иярлек.


Чия агачлар бик аз кешедә иде,

Бездән күпләр алды чияләр.

Ул чияләр инде картаялар,

Яңалары үсеп киләләр.


Ап ап чәчәк чагы бакчаларның,

Фотоларда гына сакланды.

Бик күпләрнең бакча чияләре,

Шушы чияләрдән башланды.


Заманалар шуный булган инде,

Тирә якта җимеш- әрәмә.

Бәрәңгене күбрәк утыртканнар,

Калдырмыйча җирне әрәмгә.


Өй артында, үсте чияләре..,

Чия тәме шуңа якында.

Шуңа тагы искә алдым әле,

Бакчадагы чия хакында.

Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх