Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8

Чама сүзе

Оглавление

«Чама» сүзен бөтенебез белә,

Кемнәр белә аның күләмен.

Сизми калдык, тормышларыбызга

Чамасызлык килеп кергәнен.


Чама сүзе, кыска булсада ул,

Озатып бара гомер буена.

«Чама минем болай дөрес» диеп,

Кереп калган кеше уена.


Чама сүзе, бөтен эшләр өчен,

Чама сүзе, барлык аш өчен.

Хәттә зыяратта бакыйларга,

Баш өстенә куйган таш өчен.


Чаманы бит hәркем кабул итә,

Төрлечәрәк кеше чамасы.

Арбалары күптә, җәйләр өчен,

Кышлар өчен булмый чанасы.


Күрмәгәннең килә күрәсе,

Туймаганның килә туясы.

Кайларга соң, истә торсын өчен,

«ЧАМА» сүзен язып куясы?


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх