Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 18

Тау

Оглавление

Кешеләрне таулар җәлеп итә,

Үрмәләргә таулар өстенә.

Авырлыклар… җиңеп күтәрелү,

Һәркем өчен түгел, hичкенә


Тау башына менеп җитә алсаң,

Якынаер кебек күкләрдә…

Күпләр өчен биек тау башлары,

Ялганалар кебек күкләргә.


Биек тауга менеп җитеп булла,

Күкләр генә кала еракта…

Тауга менеп, күккә җитеп булмый,

Урау юллар эзләп, сорапта…


Таулар безгә биек булсаларда,

Анда юллар барыбер туктала.

Күккә юллар кеше өчен түгел,

Хыялларың нинди булсада.


Без тауларга шуңа үрмәлибез,

Югарыдан нидер күрергә.

Кабат килү әгәр мөмкин булса,

Кошлар булып җиргә килергә.


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх