Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22
Аналар
ОглавлениеЯзмыш диеп кенә уйласакта
Аналардан күпме өстәлгән…
Күпме ризык безгә насыйп булган,
Алар әзерләгән өстәлдән.
Тәүге тапкыр якты дөнья белән,
Танышулар каян башланган.
Үсеп җиттең, үзең сизмичәдә,
Ул пешергән тәмле ашлардан.
Балаларга күчеп кала кебек,
Аналарның йөрәк җылысы.
Унар тапкыр әгәр дога кылса,
Бала өчен булган унысы.
Кайларда соң калды ул вакытлар,
Күпмеләре калды исләрдә…
Көннәр үткән көннәр җил давылсыз,
Искә төшә ничә кичләрдә.
Күпме теләк алар теләгәннәр
Өмет итеп матур киләчәк.
Шөкер ителергә онытыла,
Бүгененә, алда бирәчәк.
Озатып йөрми микән догалары,
Озатып йөрми микән хисләре.
Күпер түгел микән бу тормышта,
Йокысыз үткәннәре кичләре.
Аналарның без бит балалары,
Буыннарның без бит дәвамы.
Көннәр үтәр саваплырак булыр,
Истә тотсак газиз ананы…
Шуның өчендә бит гыйбәдәтләр,
Һәр көн укый торган догалар.
Аналарны истә тотучылар,
Мәрхәмәтле җаннар булалар.