Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 11
Кичләр
ОглавлениеКөн азагы, кояш баеганда,
Килә шулай көннең кичләре.
Барлар чыгу өчен вакыт килә,
Нинди эшләр бүген эшләнде…
Кичләр алар көзне хәтерләтә,
Көз торгандай бик күп кичләрдән,
Тула күңел андый вакытларда,
Моңсуырак булган хисләрдән.
Кичләрне бит кемдер көтеп ала,
Башка тоомыш кичен башлана…
Ял буламы, әллә бал буламы,
Калган вакыт шунда ташлана…
Кичләрнең бар үзе законнары,
Караңгылык каплый дөньяны.
Төннәр буе кайчак яллар итә,
Көннәр буе эшләп туйганы.
Кичләр саклый бик күп серләрнедә,
Яшерелеп кала начарлык…
Икенче тын ачылгандай булла,
Кичләр җиткәч күңел ачарлык.
Чагыштыру өчен тагын мисал:
Гомернеңдә бардыр кичләре.
Күңел өшеттереп кайвакытта,
Салкын җилләр исеп киткәне.