Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 12
Безнең китап
ОглавлениеКитап бите кебек, үткән көннәр,
Булмый, артка ләкин актарып.
Эчтәлеге кабатлана алмый,
Күңелләрдә кала сакланып…
Ташка баскан кебек битләре,
Төзәтүләр булмый керетеп,
Ул китапны бары саклап була,
Хәтер дигән җирдә йөретеп.
Китап яза җирдә hәрбер кеше,
Һәр кешедә үзенә язучы…
Язмыш дигән олы китабын,
Бизи, бизи яза алучы…
Китап яза кеше – олы китап,
Өсти өсти. көндә битләрен.
Үзе кеше белә ала микән,
Китабының язылып беткәнен.
Китап яза кеше, гомер буе,
Гомерлеккә килгән шикелле…
Җир йөзенә кеше килгәндә дә,
Шул гомергә килә бит инде.
Гомер бит ул җирдә яшәү чоры,
Димәк җирдә яшәү гомерлек.
Безнең китап була алсын иде,
Мәңгелеккә алып керерлек.