Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 14

Язасы килә

Оглавление

Язасыда килә язасы…

Нидер килә язып каласы.

«Ниләр җитми сиңа» -диеп,

«Белмәссең» дип «Әдәм баласы».


Күбрәк син әллә яшәдеңме,

Күбрәк син әллә белдеңме…

Дөньяларның олы сынауларын,

Син бер үзең әллә күрдеңме…


Язам әле, үзем аңлаганны,

Ниләр белән күңел тулганны.

Белмәгәндәй, инде башкаларның

Күңелләре тулы булганны.


Була алмый икән буш күңелләр,

Күңел җыя тормыш өресен.

Ниләр белән күңел тулганлыгы,

Аз булсада… бераз күренсен.


Таныш хисләр очырамый калмый,

Таныш аваз, бәлки табылыр…

Якты мизгелләрен уятырда,

Ул яшьлеген кабат сагыныр


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх