Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 19
Юлда булу
ОглавлениеТормышларда кирәк микән көтү,
Яңа таңны көткән шикелле.
Әллә кирәк микән юлда булу,
Таңнар күптән аткан бит инде…
Таңнар ата, ләкин ул бары тик,
Кичәгенең генә давамы…
Шул ук эшләр, шул ук мәшәкәтләр,
Шул ук яңгыр hаман явамы…
Аңламакчы булып зур тормышны,
Нечкәлеген эзләп тапмакчы.
Белгәненә, барсы була алмый,
Ялан аяк йөри башмакчы…
Күпме акыл кеше сарыф итә,
Болар барысы, тамчы диңгездә.
Күңел hаман туя алмый нигә,
Җитәрлек бит бирә Ул безгә…
Гомерне без юллар дибез икән,
Ул юллардан кирәк барырга.
Туктасакта бары азга гына,
Яллар итеп бераз алырга…