Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 17
Гомер агышы
ОглавлениеКая ашыгалар бу болытлар,
Әллә җилләр шулай искәнгә.
Булсын иде шундый җилләредә,
Балачакка кире илеткәндә.
Уңай җилләр алып кайтыр иде,
Озын юлда, ясап туктаулар.
Әвен ясап җәен болыннарда,
Кабатланыр иде йоклаулар.
Аргы тугай, Бирге тугайлары,
Олы болын, Кылыч, Әгәшләр.
Әби булып бүген йөргәннәрнең,
Булган чагы яп – яшь кәләшләр.
Кире баштан тормыш туа кебек,
Кабатланыр кебек барсыда.
Сәяхәттә булу, уйлар белән…
Булгач ярый әле ансыда…
Кешегә бит шундый сәләт биргән,
Үткәннәрне искә төшерү…
Тормышыңа бәя бирү өчен,
Күңелең аша кабат кичерү.