Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 4

Катлаулы ураулы

Оглавление

Берәүнең юллары катлаулы,

Берәүнең юллары ураулы.

Кемнәрдер, каядыр киттеләр,

Кайдадыр юллары югалды.


Әллә ул мәшәкәт, әллә ул рәхәт,

Бер минут вакытың булмавы.

Эш белән булсада тормышта,

Кешенең тышауда тормавы.


Берәүгә агачы, берәүгә җимеше…

Кемгәдер өлеше, тия тик тиресе,

Тормышта гел көтеп ятканда,

Көткәннең килә шул киресе.


Биргәнен күрмичә ярамый,

Онытмый, ул каян килүен.

Күңелдә җиңеллек булганда,

Аллаhның рәхмәте диюең.

Кешедә, кешелек сыйфаты,

Тормышта күберәк саклансын.

Кабатлап Аллпhның исемен,

Һәркөнне иртәләр башлансын.


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх