Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 5

Нигә көтәргә

Оглавление

Таңнар ата hәркөн яңа булып,

Ә үткәнне нигә көтәргә…

Мөмкин түгеллеген белә торып,

Нигә аны өмет итәргә.


Ә, үткәннәр алар үтелгәннәр,

Якты эзләр бәлки калгандыр…

Берәү өчен гади кебек булып,

Икенчене утка салгандыр…


Берәү өчен олы хыяллары…

Икенченең үтеп баруы.

Тормыш шулай дәвам ителсәдә,

Күңелләрдә яра калуы…


Биргән вакыт үтеп киткән инде,

Кирәк вакыт бергә янырга.

Кирәк түгел көтү үткәннәрне,

Алга таба кирәк барырга.


Кыйммәтедә шунда үткәннәрнең,

Күңелләрдә, истә калуы…

Нинди генә эзләр калдырсада,

Онытылмый hаман, баруы…


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх